«Анда һәрвакыт тарих яши»: тарихи экскурс (6+)

4 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе туган якны өйрәнүче язучы Мансур Сафин белән «Автомобиль гаскәрләренең сугышчан даны тарихы музее»нда «Анда һәрвакыт тарих яши» дигән тарихи экскурс уздырды.

Есть место, где …
1
2
3
4
5
6

Мансур Габдулла улы хәрби автомобильләр ясау тарихы, вакытлар узган саен аның камилләшә баруы турында сөйләде, һәм шулай ук сугыш чорында автотранспортның зур ролен ассызыклап китте. Экскурсиядә катнашучылар, тын да алмый, фронтта автомобиль йөртүчеләрнең батырлыклары турында тыңлады. Балалар игътибар белән экспонатларны карады һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, якташларның фронтта һәм дошман тылында күрсәткән батырлыклары, хәрби бүләкләре турында мәгълүматлар алды. Музейда сугыш кораллары, кирәк-яраклары тәкъдим ителгән иде, алар арасында каскалар, гранаталар, фляжкалар, төрле тарихи чорга караучы кораллар һәм сугышта катнашканнарның шәхси әйберләре бар. Шулай ук кунакларга фотолар, документлар һәм хатлар белән стендлар тәкъдим ителде. Әлеге экскурсия беркемне дә битараф калдырмады һәм балаларга халыкның бөек батырлыклары турында бәһасез белешмәләр бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: